Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2020

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачты

0

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачты. Бу хакта республика ЮХИДИендә хәбәр иттеләр.

Бүген Чаллыда Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәген ачу тантанасы булды. Чарада республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы һәм Автошәһәрнең ЮХИДИ башлыгы катнашты.

«Юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәге ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашыннан башка юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерүне оптимальләштерергә, транспорт чараларын йөртүчеләрнең вакытын шактый экономияләргә, шулай ук юллардагы бөкеләрдән котылырга ярдәм итәчәк», - диде Ленар Габдрахманов.

Үзәктә аварияләрне операторлар ярдәмендә дә, мөстәкыйль хәбәрләр системасы аша да рәсмиләштерергә мөмкин. Оешмада шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре, иминият компанияләре вәкилләре һәм эксперт-бәяләүчеләр эшли.

Барлык процедураларны үткәннән соң һәлакәттә катнашучылар үз иминият компанияләренә мөрәҗәгать итә алалар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса