Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2020

Әдәбият галиме Резеда Ганиева соңгы юлга иртәгә озатыла

0

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева иртәгә соңгы юлга озатыла. Бу мәгълүмат галимәнең хезмәттәшләре аша килеп иреште.

Резеда Ганиеваны иртәгә яшәгән йорт алдыннан озатачаклар. Озату вакыты 9.00 сәгатьтә дип билгеләнгән. Адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 129нчы йорт. Бу йорт Яшьлек метро станциясе янында урнашкан.

Әдәбият галимнәре Зөфәр Рәмиев белән Резеда Ганиеваның Төркиядә яшәүче уллары Булат бүген төнлә кайтып җитәргә тиеш.

Резеда Ганиева Мөселман зиратына җирләнәчәк.

  • Резеда Кадыйр кызы Ганиева – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Казан дәүләт университетында 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыта. Резеда Ганиева ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса