Мамадышта пластик савыт-саба җитештерә торган завод ачыла
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районында «Вятка» сәнәгать мәйданчыгында «ВяткаПласт» яңа заводы төзелеше башланды. Монда пластик савыт-саба һәм башка әйберләр җитештереләчәк. Бу хакта "Нократ" газетасы яза. Россия буенча мондый заводлар нибары бишәү, шуларның иң якыны Мәскәү өлкәсендә. Ул территориядә 1 мең километрга кадәр рентабельле. Шуңа күрә бу мәйданчык республиканың азык-төлек сәнәгате предприятиеләре һәм якын-тирә төбәкләр өчен яңа объект пластик савытлар китерү чыгымнарын киметәчәк. Яңа завод 40 - 50 кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Аның мәйданы 1,5 мең кв. метр тәшкил итәчәк. Җитештерү эшчәнлегенең беренче этабында предприятие елына 4,5 миллион әйбер чыгарачак. Беренче ташны Мамадыш районының дин әһелләре – Олег атакай һәм район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев катнашында узды. Олег атакай сүзләренчә, яңа завод район халкы файдасына эшләячәк. «Кемдер монда эш табар, кемдер җитештерелгән продукциядән файдаланыр», - диде рухани. Илһам Миңнегалиев төзелешне башлап җибәрүгә фатиха бирде һәм Мамадыш районында тагын бер завод ачылачагына өмет белдерде. Төзелешне киләсе елның 1 маенда тәмамларга ниятлиләр.