Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 03.07.2020

Мамадышта пластик савыт-саба җитештерә торган завод ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районында «Вятка» сәнәгать мәйданчыгында «ВяткаПласт» яңа заводы төзелеше башланды. Монда пластик савыт-саба һәм башка әйберләр җитештереләчәк. Бу хакта "Нократ" газетасы яза. Россия буенча мондый заводлар нибары бишәү, шуларның иң якыны Мәскәү өлкәсендә. Ул территориядә 1 мең километрга кадәр рентабельле. Шуңа күрә бу мәйданчык республиканың азык-төлек сәнәгате предприятиеләре һәм якын-тирә төбәкләр өчен яңа объект пластик савытлар китерү чыгымнарын киметәчәк. Читать дальше...

Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясен тәмамлаучыларга котлау юллаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларының беренче чыгарылышына Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Шәех Равил Гайнетдин татар һәм рус телләрендә котлау юллаган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы вә шәхсән үз исемемнән Болгар ислам академиясен беренче төркем ислам гыйлемнәре магистрларын әзерләп чыгаруы белән тәбриклим.Укуларын... Читать дальше...

«Кичке Сабантуй» виртуаль яшьләр бәйрәмендә яңа татар музыкасы вәкилләре катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Иртәгә онлайн Сабантуйны онлайн «Кичке Сабантуй» яшьләр бәйрәме дәвам итәчәк. Кичке Сабантуй программасын Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Яшьләр бәйрәме чаралары 19.00 сәгатьтә башлана һәм 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Өч сәгатьлек онлайн программада — яңа татар музыкасын вәкилләре булган Juna, «Карт аяк», Alpar, Abadeli, «Ямьле» төркемнәре чыгышлары көтелә. Алып баручылар көч белән сынашу урынына тел осталыгы буенча бәйге оештырачаклар. Читать дальше...

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү уңаеннан салют булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән исем бирелде. Татарстан башкаласына мактаулы исем бирелү уңаеннан бүген кичке тугызда «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм салюты булды. Салют 5 минут дәвам итте. Бәйрәм фейерверкы өчен 4 меңнән артык пиротехник эшләнмә файдаланылган. Бәйрәм салютлары өч ноктадан — Казансу елгасы акваториясендәге «Касә» янындагы ике баржадан һәм «Кырлай» аттракционнары паркы янындагы понтоннан ясала. Фейерверк карау өчен иң яхшы урыннар «Казан»... Читать дальше...

Роспотребнадзор мәгариф учреждениеләрендә расписание буенча күрсәтмә бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Гомуми белем бирү оешмалары эше балалар аралашуын минимальләштерү өчен төзелгән расписание буенча үткәрелергә, һәр сыйныфка үз кабинеты беркетелергә тиеш. Яңалык Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик кагыйдәләренә кертелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Документ буенча, махсус җиһазлар таләп ителгән физкультура, рәсем, хезмәт, технология, физика һәм химия дәресләреннән кала, балалар барлык дәресләрдә дә билгеләнгән бер кабинетта гына шөгыльләнәчәк.  «Гомуми... Читать дальше...

«Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә. «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов фестивальнең һичшиксез узачагына ышандыра. Ул республика предприятие җитәкчеләрен фестиваль хәрәкәтендә активрак катнашырга чакыра. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр онлайн тапшырыла. Сайлап алу турлары октябрь, ноябрь айларында Түбән Кама... Читать дальше...



Россия мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында күмәк чаралар үткәрүне тыйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»).  Яңа коронавируслы инфекция таралу шартларында Роспотребнадзор 2021 елга кадәр мәгариф оешмаларында, балалар һәм яшьләр өчен социаль инфраструктураның башка объектларында массакүләм чаралар уздыруны тыйды. Яңа карар ведомство сайтында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Төркем, сыйныф, отряд һәм башкалар катнашында, шулай ук башка оешмалардан затлар җәлеп итеп, массакүләм чаралар уздыру тыела», диелгән документта. Кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Идел буе федераль округының сигез шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Идел буе федераль округының сигез шәһәре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булды. Тиешле карарны кичә Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү» оештыру комитеты утырышында кабул итте. Бу хакта Россиянең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге исем 20 шәһәргә бирелде. Алар арасында Идел буе федераль округы төбәкләренең сигез административ үзәге — Ижевск, Казан, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Саратов, Ульяновск һәм Уфа бар. Читать дальше...

Джамбулат Хатуов «Кыр көне»ндә: Татарстан белән бергә өйрәнәбез һәм алга барабыз

Tatar-inform.tatar 

(Лаеш районы, 3 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Татарстанның агросәнәгать комплексы өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте. Бу хакта ул «Татарстанда кыр көне» күргәзмәсендә сөйләде. «Татарстан белән эшләү җаваплы, чөнки сезнең белән бергә өйрәнәбез һәм алга барабыз. Көчле Россия — көчле төбәкләр. Һәм бүген безнең Татарстанга һәм анда яшәүчеләргә, һәм республика аграрийларына дан дип әйтергә тулы хокукыбыз бар», — диде Джамбулат Хатуов. Читать дальше...

Болгар ислам академиясендә фән докторы дәрәҗәсен алырга әзерләнүче аспирантлар арткан

Tatar-inform.tatar 

(Болгар, 3 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Болгар ислам академиясенең 10 аспиранты докторлык диссертациясен яклар дип көтелә. Узган ел 6 кеше ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә ия булган. Бу хакта магистрлар чыгарылышы вакытында Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов хәбәр итте. «Быел диссертация якларга әзерләнгән кешеләр арасында узган ел имтихан тотарга өлгермәгәннәр дә бар. Шуңа күрә диссертация яклаучылар саны быел күбрәк», — дип аңлатты Данияр Абдрахманов. Ректор сүзләренчә... Читать дальше...

Казан кинофестивале быел тамашачы өчен ябык булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда узачак һәм ул тамашачы өчен ябык булачак. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә. Башта традицион форматта уздыру каралса да, кинофестивальне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар короновирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатларыннан аны ябык форматта уздырырга булганнар. Фестивальнең барлык эчке эшләре регламент буенча башкарыла. Жюри әгъзалары фильмнарны караганнан соң утырышлар дистанцион форматта уза. Читать дальше...

Мөхәммәтшин Путинның Конституция буенча эшче төркем белән очрашуында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген видеоэлемтә буенча Конституциягә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем әгъзаларына рәхмәт әйтте. Онлайн-очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Сез яхшы һәм профессиональ дәрәҗәдә генә эшләп калмадыгыз, ә ахыргы нәтиҗәнең бөтен мөһимлеген аңлап, чын һәм ихлас күңелдән башкардыгыз. Сезнең турыдан-туры керткән өлешегез —... Читать дальше...

ТНВ телеканалы Сабантуе көнне тәкә уйната

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 июльдә, Сабан туе ТНВ телеканалында онлайн форматта уткәрелә. Телеканал традициягә тугры калып, бу көнне тәкә уйната. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. «Бәйрәмнең йөзек кашы — тәкәсез күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә, телеканал традициягә тугры калып, бу көнне тәкә уйната. Һәм иң шәбе: анда һәркем катнаша ала. Уенның шартлары 4 июль телемарафон вакытында хәбәр ителәчәк», диелә хәбәрдә. «Җырлы-моңлы Сабантуй» телемарафоны 8:10 сәгатьтә башланып, көн дәвамында алып барылачак. Читать дальше...

Татарстанның бер фильмы Казан мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кертелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанның бер генә фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына керә алган. Бүген оештыру комитеты кинофестиваль программасын игълан итте. Конкурс программасына кергән бердәнбер Татарстан фильмын Әмир Галиәскаров төшергән. «Волчий яр» фильмы рус телендә төшерелгән, фильмны рәсми татар исеме юк. Фильм кыска метражлы фильмнар номинациясендә катнаша. Милли конкурс номинациясенә ун Татарстан фильмы кертелгән. Программада Илшат Рәхимбайның «Әпипә»... Читать дальше...

Ютазы мөхтәсибәтенең «Фәнис» мәдрәсәсе укырга керергә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Ютазы мөхтәсибәтенең «Фәнис» мәдрәсәсендә кабул итү кампаниясе башлана. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Диния нәзарәтенең Мәгариф һәм фән бүлеге үзенең рәсми Инстаграм челтәре аккаунтында (@Islamic_education_rt) Ютазы мөхтәсибәтенең «Фәнис» мәдрәсәсендә кабул итү кампаниясе турында сөйлиләр. «Фәнис» мәдрәсәсенең җитәкчесе, Ютазы районының имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин чыгыш ясый. Әңгәмә барышында тыңлаучыларга 2020 елның кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре... Читать дальше...

Путин: Соvid-19 пандемиясе сәбәпле, Россиядә эшсезлекнең кинәт артуы көтелми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Соvid-19 пандемиясе сәбәпле, Россиядә эшсезлек күрсәткече кискен арту көтелми. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Төп законга төзәтмәләр әзерләүче эшче төркем белән очрашуда әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.  «Коронавирус һәм аның белән бәйле чикләүләр сәбәпле, эшсезләр саны күпләп артмады һәм артмас дип ышанам», — диде ул. Путин билгеләп үткәнчә, илдә эшсезлек дәрәҗәсе 6 проценттан бераз гына арткан. Башка илләрдә кинәт арту күзәтелде, дип өстәде Президент. Читать дальше...

Алексей Песошин КАМАЗ фәнни-техник үзәгендә һәм ярыш автомобильләре цехында булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты. Анда компания эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара «Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узды. Утырышта предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты. Алексей Песошин Директорлар советының башка әгъзалары белән... Читать дальше...

Новости России
Москва

Первый в России электромобиль Tesla Cybertruck заметили на Москве


Владимир Путин тулысынча дистанцион укытуга күчүгә каршы булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин тулысынча дистанцион укытуга күчүгә каршы булуын әйтте. Россия Конституциясенә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркеме белән онлайн-конференциядә Путин шул хакта әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. «Әлбәттә, белем алуның гадәти ысулын дистанцион укыту белән тулысынча алмаштыру мөмкин түгел», — диде дәүләт башлыгы. Путин фикеренчә, укыту процессында укытучы укучылар һәм студентлар белән турыдан-туры, шәхсән аралашу мөһим роль уйный. Шуңа... Читать дальше...

Тәлгат Таҗетдин: Дини кадрлар әзерләү проблемасы дәүләт дәрәҗәсенә чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Болгар, 3 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Болгар ислам академиясен тәмамлаган беренче белгечләргә диплом тапшырдылар. Болгарда чыгарылыш тантанасында Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин дин белгечләрен әзерләү проблемасының дәүләт дәрәҗәсенә чыгуын әйтте. «Болгар — илебез мөселманнары өчен тарихи урын. Биредә безнең ата-бабаларыбыз 11 гасыр элек Ислам динен кабул иттеләр. Тик узган йөзьеллык буе диярлек илебездә дәүләт атеизмы чәчәк атты. Хәзер җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышы чоры. Читать дальше...

Татарстанда Конституция буенча тавыш бирү участокларын дезинфекцияләп бетерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларын дезинфекцияләү тәмамланды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Дезинфекция чаралары тавыш бирү урыннарында барлык алты көн дәвамында — 25 июньнән 1 июльгә кадәр үткәрелде. Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте белгечләре һәр көнне тавыш бирү тәмамланганнан соң санитар эшкәртү үткәрде. «Белгечләр тавыш бирү кабинкасын, җиһазларны, барлык керү-чыгу урыннарын һәм стеналарны... Читать дальше...

Журфак быел бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел журфак, ягъни, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итми. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУ профессоры Васил Гарифуллин хәбәр итте.  «Журналист булырга җыенган кеше документларын кая бирергә тиеш соң дип күп шалтыраталар. Элеккеге журфак исән, студентларны әзерлибез, элеккеге традицияләрне дәвам итәбез. Бу — Идел буендагы беренче журналистика үзәге. Журналистларны... Читать дальше...

Миңнехановка агросәнәгать бурычларын хәл итү буенча «Агрополия» проектын күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Лаеш районы, 3 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Татарстанда кыр көне» күргәзмәсендә республика Президенты Рөстәм Миңнехановка «Агрополия» проектын тәкъдим иттеләр. Ул агросәнәгатьнең төп мәсьәләләрен хәл итүгә кагыла. Хәзерге вакытта проектны сынап карыйлар. «Без дүрт бурычны үти торган проект эшләдек. Беренчесе — аналитика. Без оператив мәгълүмат ала алабыз. Сату блогы бар — теләге булган фермер, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе продукциясен урнаштыра ала. Киләсе блок — эшкә урнаштыру. Өч... Читать дальше...

Омск өлкәседәге татар авылы Тайчыда стела һәм яңартылган музей ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Омск өлкәсендәге Тайчыда татар авылында «Татарлар булу сәнгате: арт-объектлар Тайчы авылында яшәүчеләрне милли тәңгәлләштерү ысулы» проекты кысаларында стела ясалган, авыл китапханәсе һәм автобус тукталышы диварлары бизәкләндерелгән, мәктәп музее яңартылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Проект Федераль татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан финансланган. Грант 2019 елның декабрендә Казанда татар яшьләре лидерлары мәктәбендә оешма җитәкчесе Наилә... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев обыграл Бублика и вышел в четвертьфинал "Мастерса" в Мадриде






В столичных кафе предложат особое меню в рамках проекта «Московский завтрак» - Сергунина

Мацуев - о титуле РПЛ: «Градус интриги всё повышается»

Сирия с 1 мая ввела электронные визы

Воробьев: строители пообещали благоустроить парк в Черноголовке к середине июля