Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2020

Табиблар пляжларга барганда итле, аксымлы ризыклар алмаска киңәш итә

0

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эсседә су коенырга барганда, итле, аксымлы ризыклар алырга кирәкми, бу агулануга китерергә мөмкин. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

«Ышанычлы контейнерда булса да, тавык, йомырка кебек ризыкларны барыбер алмагыз. Өйдән тук чыгып китәргә кирәк. Я инде бозылмаячагын белгән ризыкларны гына алыгыз. Ризык белән агулану теләсә кайда булырга мөмкин. Ризыкны саклауның билгеле үзенчәлекләре бар. Эсседә әзгә генә калдырылган ризык та тиз бозыла», — дип кисәтте табиб. 

Люция Фәйсханова әйтүенчә, аномаль эсселек белән бәйле рәвештә мөрәҗәгатьләр былтыргыга караганда күбрәк дип әйтеп булмый. «Кешеләр стационарга эләгеп, коронавирус белән йогышланудан курка. Инсульт, инфаркт куркынычы булган кешеләр дә, табибка барудан куркып, ахыргача өйдә түзеп ята», — диде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса