Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Тукай районында хисаптан алынган «Ока»да авыл буйлап йөргән егетне тотканнар

0

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Татарстанның Тукай районында хисаптан алынган «Ока» машинасында авыл буйлап йөргән егетне тотканнар. Бу турыда «Татар-информ»га Чаллыдагы үз хәбәрчесе сөйләде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Тукай районында рейд үткәргән. Иске Абдул авылында «Ока» белән идарә итүче егет полиция машинасын күргәч, борылган һәм качып китәргә тырышкан. Әмма аны Юл-патруль хезмәте инспекторлары күреп алган. Берникадәр вакыттан соң инспекторлар җиңел машинаны туктаткан. Ачыкланганча, машинаның документлары булмаган, ул инде хисаптан да алынган.

«Аның белән авылда йөрергә була», — дип ышандырырга теләгән егет Юл-патруль хезмәте инспекторларын. «Ока» машинасын штрафстоянкага алып киткәннәр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса