Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2022

Узган тәүлектә Россиядә ковидтан хастаханәдә дәваланучылар 52,9 процентка кимегән

0

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә 44 989 кеше коронавирус йоктырган, 3,2 меңгә якын кеше хастаханәгә салынган.

«Бер тәүлектә хастаханәгә 3 191 кеше китерелгән һәм алдагы тәүлек белән чагыштырганда бу сан 52,9 процентка кимегән», диелә Инфекциягә каршы оператив штаб хәбәрендә.

Күрсәткеч илнең 78 төбәгендә кимегән, өчесендә үзгәрешсез калган, ә дүртесендә арткан. 596 кеше короновирус корбаны булган, 128 меңнән артык кеше терелгән.

Пандемия башланганнан алып, Россиядә барлыгы 17,3 миллионнан артык кеше ковид йоктырган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса