Татарстанның «Сокол» футбол клубы профессиональ дәрәҗәдәге матчларда катнаша башлый
Шимбә, 14 апрельдә, Казанның «Сокол» хосусый футбол клубы беренче тапкыр профессиональ дәрәҗәдәге рәсми матча катнаша. Команда «Пари НН-2» командасы белән уйнаячак. Футбол командасының профессиональ дәрәҗәгә чыгуы турында «Сокол» футбол клубының спорт директоры Ильяс Минневәлиев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Берничә ел – 2019 елдан бирле мин командада югарырак дәҗәдәге уеннарда уйный алырдай футболчыларыбыз бар икәнен күрәм. Бу футболчылар вакыт белән өлгерде. Алар югары дәрәҗәдә оештырыла торган ярышларда да катнаша ала. Бер урында гына торырга ярамый. Футболчыларның көченнән килә икән, димәк, алга барырга, җиңүләр яуларга тырышырга кирәк. Моның барысы өчен яхшы уенчыларны сайлап алырга, лаеклы тренерлар штабы кирәк. Без әзер дип уйлыйбыз», – диде ул, «Сокол» футбол командасын профессиональ уеннарга чыгару турында аңлатып.
Клубының спорт директоры Ильяс Минневәлиев сүзләренчә, «Сокол» клубы киләчәктә Татарстан уенчыларыннан гына торган команда булып китәргә мөмкин. Әлегә анда 6 төбәктән чакырылган уенчы бар, әмма команда җитәкчелеге җирле спортчылар арасыннан уенчылар җыюын дәвам итәчәк.
«Команда туплаган вакытта, Татарстанда туган, әмма хәзерге вакытта Пенза һәм Владивосток командалары өчен профессиональ дәрәҗәдә уйнаучыларны да чакырган идек. Ләкин алар башка дәрәҗә уенчыларны. Аларны безгә чакырыр өчен безнең командага да шундый дәрәҗәгә чыгарга кирәк», – дип искәртте Ильяс Минневәлиев.
Матбугат конференциясендә катнашкан «Сокол» футбол клубының баш тренеры Евгений Варламов, команда капитаны Наил Җамалиев команданың беренче матч алдыннан дулкынлануын белдерде һәм уенда җанатарларын көтүләрен искәртте.
«Безнең үзебезнең егетләр булдыра. Аларга ышанырга кирәк. Зур җиңүләр көтәбез», – диде Наил Җамалиев.
«Сокол» футбол клубының спорт директоры Ильяс Минневәлиев җанатарларга татарча да мөрәҗәгать итте. «Безнең уеннарны карагыз. Без сезне яратабыз», – дип чакырып калды ул футбол яратучыларны.
«Сокол» Казандагы беренче матчны 28 апрельдә «Хезмәт резервлары» стадионында үткәрәчәк. Анда алар «Крылья Советов – 2» командасы белән уйный, ә инде 4 майда «Рубин – 2» командасына каршы уйнаячак.
- Сокол футбол клубын шул ук исемдәге компанияләр төркеме оештырган.
- «Сокол» хосусый футбол клубы 2018 елның ноябрендә оешкан. Аның максаты – Казан футбол мәктәпләрен тәмамлаган, әмма профессиональ клубларга эләкмәгән 17-18 яшьлек уенчыларга мөмкинлек бирү була.
- 2023 елга кадәр команда һәвәскәр футболчылар уеннарында уңышлы чыгыш ясаган, көчле состав туплаган. 2023 елда команда сезонның төп өч уенында: Татарстан кубогында һәм Чемпионатында, Идел буе ярышында (МФС «Приволжье») җиңү яулый. Төбәкара дәрәҗәдә узган ярыштагы бу җиңү һәвәскәр футболчылар клубына профессиональ футбол клубларының «Дивизион Б» 2024 Икенче лигасының LEON-Беренчелегендә катнашырга мөмкинлек биргән.