Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Буа шәһәрендә чуваш алфавитына нигез салучы Иван Яковлевка бюст ачтылар

0
Буа шәһәрендә чуваш алфавитына нигез салучы Иван Яковлевка бюст ачтылар

Бүген Буада революциягә кадәрге Россиянең күренекле мәдәният һәм мәгариф эшлеклесе, чуваш халкының бөек мәгърифәтчесе Иван Яковлевның бюсты ачылды.

«Чуваш алфавитына нигез салучыга хөрмәт билгесе аның казанышларын тану буларак балалар сәнгать мәктәбе территориясендә РОНО каршында урнаштырылган. Мәдәният һәм мәгариф үсешенә керткән өлеше турында онытмыйк», - диде Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.

«Татар-информ»га муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бюст авторы - Россиянең атказанган рәссамы Владимир Нагорнов. Ул мемориал төзегән өчен район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

Сын кую инициаторы һәм иганәчесе Буа районында Чуваш милли-мәдәни мохтариятенең җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Владимир Ильин булып тора. Бюст бронзадан, нигезе граниттан эшләнгән.

Ачылыш тантанасында шулай ук күрше Чувашия Республикасы кунаклары, шулай ук Татарстан халык шагыйре Ренат Харис, Буа Халыклар дуслыгы йорты директоры Мөдәрис Гайфулллин, Россия чуваш мохтарияте рәисе, генерал-лейтенант, Россия Герое Николай Гаврилов һәм башкалар катнашты.

Талантлы педагог, галим, халык мәгарифен оештыручы Сембер губернасының Буа өязе Кошки-Яңа Тимбай авылында туа. Аның бөтен гомере һәм эшчәнлеге туган халкын мәгърифәтле итү эшенә багышланды, милли интеллигенция оешуга, мәдәниятне үстерүгә һәм чуашларның милли үзаңы үсүгә ярдәм итте.

1875 елда Иван Яковлев Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм Казан уку округының чуваш мәктәпләре инспекторы була.

Үз тарафдарлары ярдәмендә ул рус графикасы нигезендә чуваш алфавитын һәм әлифбасын төзегән, соңрак алар эшкәртелгән.

1903 елда Чувашия педагогика уку йортын булдырган һәм 1919 елга кадәр аны җитәкләгән.

Ул Урта Идел буе халыклары өчен мәктәпләр ача, дәреслекләр чыгара, русчадан чуваш теленә тәрҗемәләр ясый, төрле әсәрләр иҗат итә.

Фото: Буа районы матбугат хезмәте




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Директор Бурятского театр драмы Цыпилма Очирова удостоена медалью «За заслуги перед Бурятией» - Россия, культура, концерт

Гандбольный клуб «Чеховские медведи» вышел в финал Суперлиги

Жители Ногинска отметили День Победы парадом

Росгвардия приняла участие в легкоатлетической эстафете, посвященной Дню Победы, на Ямале