Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Сабада «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале булды

0
Сабада «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале булды

Бүген Сабада «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале уздыа. Анда Югары Утар инвалид балалар интернат йорты, Кызыл Мишә, Курсабаш мөмкинлекләре чикле балалар мәктәпләре укучылары, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты, «Балкыш» социаль тернәкләндерү бүлегендәге балалар һәм олылар катнашты. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Һәр катнашучы 7 төрле иҗади компетенциядә үзләрен сынап карады. Төймәләр белән һәм пластилиннан картиналар ясау, пирография, сабын ясау, сәйләннәрдән эшләнмәләр, шигырь сөйләү, җыр җырлауда үзләренең осталыкларын, мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Фестивальдә мәртәбәле кунаклар да бар иде. Татарстан Республикасы социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Татарстан Республикасы һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең мәгариф өлкәсендәге проектларны үстерү юнәлеше җитәкчесе Анна Сидоренко үзләренең изге теләкләрен җиткерде, катнашучыларга уңышлар теләде.

«Татарстанда «Мөмкинлекләр фестивале» беренче тапкыр гына үткәрелә. Ул уникаль фестиваль, чөнки үзенә иҗади да һәм профессиональ башлангычларны да берләштерә. Балалар иҗади алымнар аша үзләренә һөнәр сайлый алырга мөмкин. Киләчәктә дә әлеге фестиваль-конкурслар ярдәмендә балалар эшкә урнаша һәм тормышта үзләрен таба алсын өчен тырышачакбыз», - диде Адель Мөбәрәкшин.

Чара ахырында һәрбер катнашучыга да сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме






Фильм «Сто лет тому вперед» собрал в прокате более 1 млрд рублей

В память о героях Великой Отечественной войны Волонтёры Победы провели акцию "Лучи Победы"

Собянин: в Москве втрое увеличили фонд грантов одаренным учащимся школ искусств

"Поезд Победы" привлек внимание больше 2 тысяч нижегородцев