Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2025

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә

0

Бүген Татарстанда уртача җылы һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Тәүлекнең якты вакытында шулай ук боз яварга мөмкин.

Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метр (Казанда – 13 метр), яшенле яңгыр вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана (Казанда – 18 метрга кадәр).

Көндез Татарстанда һава температурасы +20...+25 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +23...+25 градуска кадәр).




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса