Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллыда яшәүче иң өлкән хатын-кызга - 106 яшь

0

Чаллыда өлкән буын декадасы старт алды. Бу хакта онлайн матбугат конференциясендә шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов хәбәр итте.

Чаллының иң өлкән кешесе – Нәзирә Габделбаян кызы Ахиярова, аңа быел 106 яшь тулган. Ул 1919 елның 26 маенда Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында күп балалы гаиләдә туган.

Нәзирә Габделбаян кызының балачагы авыр елларга туры килә: ул нибары дүрт сыйныфны гына тәмамлый. 1939 елда кияүгә чыга. Бөек Ватан сугышы башланганда колхозда хезмәт итә. Ире фронтка китә, бу вакытта ул бала көтә торган була. Иреннән бер генә хат килә – ул иртәгә сугышка барабыз, дип язган була. Шушы сугышта ул һәлак була.

1949 елда Нәзирә Габделбаян кызы яңадан кияүгә чыга. Бергә җиде кыз тәрбияләп үстерәләр, озак еллар бәхетле яшиләр.

Бүген Чаллыда 125 меңнән артык пенсионер яши. Алар арасында – 471 Бөек Ватан сугышы ветераны. 20 кеше бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса