Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге составына керде

0

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Россия Язучылар берлеге һәм аның төбәктәге бүлекчәсе белән берләшү турында карар кабул ителде.

«Без сезнең белән яз аенда шундый утырыш үткәргән идек. Татарстан Язучылар берлеге — республикадагы иң зур, дәрәҗәле, рухи-мәдәни яктан да көчле булган иҗтимагый оешма. Төбәк җитәкчеләре дә сезнең хезмәтне таный, күрә. Илебез зур үзгәрешләр кичергән чорда яшибез. Һәм бу заманда да безгә бердәм булу мөһимлеген аңлыйбыз. Әлеге вакытта махсус хәрби операция бара, авырлыклар бар», – дип билгеләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Әхмәтов үз чыгышында әдәби киңлек тә бүген үзгәрешләр кичерүен, узган гасырның 90нчы елларында булган көнбатыш темасы популярлашудан баш тартуыбызны да әйтте.

Утырыш барышында элек Советлар Союзының Язучылар берлегендә әгъза булып торучылар да гариза буенча гына да Россия Язучылар берлегенә керә алуын да ассызыкладылар. Җыелыш берлеккә кабул ителгән яңа әгъзаларга таныклыклар тапшыру белән дәвам итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса