Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мөфти Камил хәзрәт Татарстан делегациясе составында КФУның Каһирә филиалында булды

0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының Каһирәдәге филиалында булды. ТР Рәисе җитәкчелегендәге делегациядә шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар да бар иде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Объект медицина комплексы территориясендә урнашкан. Аның мәйданы 10 мең квадрат метрны тәшкил итә. Студентларны беренче тапкыр 2023 елда җыйганнар. Профессор-укытучылар составы – 214 кеше. Алар арасында КФУны тәмамлаучылар да, Россиянең һәм Мисырның башка әйдәп баручы университетларын тәмамлаучылар да бар.

Рөстәм Миңнехановка уку корпусын күрсәттеләр, укыту системасы турында сөйләделәр. Югары уку йортына нигез салучыларның берсе булган Modern Group компаниясенең Попечительләр советы башлыгы ассызыклаганча, КФУ филиалы ачылу Россия һәм Мисыр арасындагы академик партнерлыкны чагылдыра. Ул белдергәнчә, университет сайлап алу мәсьәләсе килеп тугач, иң яхшы югары уку йортларына йөз тоттык, алар арасыннан Татарстанны да сайладык. Вәлид Деабес Россиягә дә, Мисырга да файдага хезмәт итә алырлык фәнни эшләнмәләргә бергәләп ярдәм итәргә тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса