28 апрельдә Әлмәт районына «Җиңү паровозы» киләчәк
28 апрельдә Әлмәт районына «Җиңү паровозы» киләчәк. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Легендар состав «Әлмәт» станциясенә 16:35 сәгатьтә киләчәк һәм өч сәгать торачак. Поезд башында атаклы «Лебедянка» паровозы, ә 12 платформада сугыш чоры техникасын урнаштырачаклар.Кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнә: концертлар, корал күргәзмәләре, мастер-класслар. Теләге булган һәркем техника белән фотога төшә һәм паровоз кабинасында була алачак.
Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында узачак.
