Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026

Санкт-Петербургта Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган зур әдәби-музыкаль кичә узды

0

Санкт-Петербургта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны зур тантана белән билгеләп үткәннәр. Милләтләр йортында узган әдәби-музыкаль кичә хакимият вәкилләрен, мәдәният эшлеклеләрен һәм татар җәмәгатьчелеген бергә җыйган. Бу хакта «Санкт-Петербург» телевидениесе хәбәр итте.

Чара программасында Илдар Зарипов һәм Рәшит Гыйләҗев кебек күренекле татар рәссамнарының эшләреннән торган күргәзмә, Санкт-Петербург консерваториясе солистлары катнашында классик музыка концерты, Тукай шигырьләрен уку һәм шагыйрьнең иҗади мирасы турында фикер алышу булган.

Фото: Санкт-Петербург Милләтләр йорты

Тантанада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов та катнашкан.

«Бөек шагыйребез кыска гына гомерендә балалар өчен күпме әсәр иҗат итеп калдырган. Бу әсәрләр ничәмә-ничә еллар дәвамында татар әдәбиятының нигезе булып тора. Аның шигырьләре һәм әкиятләре ничә буынны тәрбияләгән... Бүген без тагын бер кат бөек шагыйребезнең әдәби мирасын барладык һәм зурладык», - дигән ул.

Фото: Санкт-Петербург Милләтләр йорты

Әлеге кичә – мәдәниятләр бердәмлеге символы, дип белдергән оештыручылар. Чара Тукайның исемен мәңгеләштерүгә генә түгел, Санкт-Петербург кебек күпмилләтле шәһәрдә төрле халыкларның рухи якынлыгын ныгытуга да юнәлтелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса