Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026

Новости за 21.04.2026

Диетолог: Кичке алтыдан соң ашау зарарлы дигән сүз - миф

Tatar-inform.tatar 

Кичке алтыдан соң ашау тазарырга мөмкин дигән ышану миф булып тора. Диетолог-нутрициолог Роман Пристанский «Радио-1» белән әңгәмәдә шундый фикере белән уртаклашкан. Аның сүзләренчә, организм төнлә күзәнәкләрне торгызу, гормоннар синтезы һәм тукымаларны «ремонтлау» белән шөгыльләнә, ә бу процесслар өчен энергия кирәк.

Читать дальше...

Гидрометеоүзәк Татарстанда җылыту сезоны кайчан тәмамланачагы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Апрельнең беренче яртысы Татарстанда аномаль җылы булды. Әмма якындагы биш көндә төбәктә температура нормадан 2-4 градуска түбәнрәк була, ә айның соңгы ункөнлеге 1-2 градуска салкынрак булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Читать дальше...

Алексей Песошин Россия – АСЕАН диалогында Татарстанның югары роле турында белдерде

Tatar-inform.tatar 

Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең өлкән вазыйфаи затлары киңәшмәсе тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә узды. Россия делегациясен РФ тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Минзәлия Закирова: Һәр белем бирү оешмасы милли мохит үсешенең траекториясен төзи ала

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның мәгариф системасында республика халыкларының телләре һәм мәдәниятләренә сакчыл караш гамәлдә. Тел һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. «Җитәкчелек тарафыннан даими игътибар һәр белем бирү оешмасына милли мохит үсешенең траекториясен төзергә мөмкинлек бирә», – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә «Бердәмлек күптөрлелектә: күп телле этномәдәни белемнең заманча практикалары» халыкара... Читать дальше...

Язгы ярминкәнең соңгы көне 26 апрельдә узачак

Tatar-inform.tatar 

Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бу атнада 26 апрельдә язгы ярминкәнең соңгы көне була. Анда, гадәттәгечә, республика фермерлары, кооперативлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре алып килгән натураль һәм сыйфатлы продуктларны отышлы бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Бишенче Россия – АСЕАН саммиты Казанда узачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентының 21 апрельдәге указы нигезендә, бишенче Россия – АСЕАН саммиты Казанда узачак. Чараны әзерләү һәм уздыру өчен оештыру комитеты төзелә. Аның рәисе итеп Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков билгеләнде, ә комитет составы якын арада расланачак.

Читать дальше...

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә. Гаризаларны 2026 елның 20 апреленнән 4 маена кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



КФУда Нурихан Фәттах әсәре буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильмы күрсәтелде

Tatar-inform.tatar 

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның 1965 елда язылган «Кырык дүртнең май аенда» повесте нигезендә төшерелгән нәфис фильмны карау һәм фикер алышу узды. Әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда узучы Милли кино көннәре кысаларында күрсәтелде.

Читать дальше...

«Рувики» һәм КФУ татар теленең цифрлы этномәдәни сүзлеге проектын тормышка ашыра

Tatar-inform.tatar 

«Рувики» һәм Казан федераль университеты тел һәм мәдәни мирасны саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татар теленең цифрлы этномәдәни сүзлеге» проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта интернет-энциклопедиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Нократ елгасында су күтәрелү сәбәпле, Лубян авылында 10 йорт яны кишәрлеген су баскан

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районының Лубян авылында Нократ елгасында су күтәрелү сәбәпле, 10 йорт яны кишәрлеген су баскан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Бердәм Россия» сайлаучыларны праймеризга терки башлады

Tatar-inform.tatar 

«Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирүдә катнашу өчен сайлаучыларны терки башлады. Теркәлү федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша верификация белән PG.ER.RU сайтында мөмкин, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Сургутта «Библиотөн» акциясендә татар көйләре һәм шигырьләре яңгыраган

Tatar-inform.tatar 

Узган шимбәдә Сургут шәһәренең үзәк китапханәсендә халыкара бердәмлекне ныгыту ниятеннән «Библиотөн» акциясе оештырылган. Халкыбыз мәдәният-сәнгате белән «Ханты-Манси Югра Төбәк Татар Яшьләр берлеге» активы таныштыра. Кыска гына вакыт аралыгында гаять тирән эчтәлекле программа тәкъдим ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

2027 елга Татарстанда төзекләндерү өчен 178 объект тәкъдим ителгән

Tatar-inform.tatar 

2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды. Кампаниянең башлануы турында Россия Президенты Владимир Путин «Служение» III Бөтенроссия муниципаль премиясен тапшыру тантанасында хәбәр итте.

Читать дальше...

Россиядә федераль һәм төбәк социаль түләүләрен рәсмиләштерүне берләштерергә ниятлиләр

Tatar-inform.tatar 

Россиядә төбәк һәм федераль социаль түләүләрне бердәм рәсмиләштерү системасына берләштерергә ниятлиләр – бу хактагы закон ташламалар алуны җиңеләйтәчәк һәм гражданнарның төрле инстанцияләргә мөрәҗәгатьләре санын киметәчәк. Бу хакта NEWS.ru порталы депутат Никита Чаплинга сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Бохарада Кытай инвесторы белән татарча аралашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика ярдәме белән төзелә торган Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында индустриаль парк резиденты – Кытай инвесторы белән татар телендә аралашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Читать дальше...

Коткаручылар Татарстанда Ык елгасында югалган икенче балыкчыны эзләүне дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

Искәртеп үтәбез, ике ир-ат җомга көнне, 17 апрельдә, Татарстанның Минзәлә районында Ык елгасында балык тоткан вакытта югалган. Дусай-Кичү авылы янында эзләү барышында коткаручылар бер балыкчының мәетен тапкан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта водолазлар 64 мең квадрат метрдан артык мәйданда елганың төбен тикшергән, ә коткаручылар моторлы көймәдә 215 000 квадрат метрдан артык акваторияне күз уңыннан үткәргән. Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә Татарстанда бозлавык көтелүе турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкын 22 апрельдә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык көтелүе турында кисәттеләр.

Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә «Без – Урал татарлары!» VI ачык татар мәдәнияте фестивале узган

Tatar-inform.tatar 

Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендә «Без – Урал татарлары!» VI ачык татар мәдәнияте конкурс-фестивале узган. Чара мәдәни багланышларны тирәнәйтүгә, халыкларның милли мәдәниятен популярлаштыруга, шулай ук халык җыры ансамбльләренең һәм башкаручыларның иҗади потенциалын ачу һәм үстерүгә, шул исәптән җирле фольклорны танытуга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Казандагы Тукай музее ихтыяҗ зур булган җәйге туй мәйданчыклары исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы - Габдулла Тукай әдәби музее алдагы җәй айларында күчмә туй тантаналары өчен ихтыяҗ иң зур булган мәйданчыкларның берсенә әверелде. ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса