Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сургут укучылары «Татарстан киносы» айлыгы кысаларында «Әлмәндәр» фильмын караган

0

Сургут шәһәрендә 1-30 апрельдә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган округкүләм «Татарстан киносы» айлыгы уза. Акция кысаларында Сургут татарлары мили-мәдәни автономиясе каршында эшләүче якшәмбе татар мәктәбе укучылары «Әлмәндәр» анимацион фильмын караган. Бу хакта Сургут татарлары мили-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Матур образлар, мавыктыргыч сюжет һәм татарча сөйләм – болар барысы да балаларда зур кызыксыну уятты. Алар геройларны игътибар белән күзәтте, таныш сүзләрне отып алырга тырышты, сеанстан соң тәэсирләре белән уртаклашты. Бу – гади мультфильм гына түгел, буыннар бәйләнешен тою һәм безнең уртак мәдәни мирасыбызның никадәр күптөрле һәм матур булуын аңлау мөмкинлеге, диелә хәбәрдә.

Мультфильмны карау телне һәм мәдәниятне өйрәнүдә мөһим адым булган: балалар татар сөйләмен ишетеп кенә калмаган, ә милли иҗат элементлары белән дә танышкан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса