Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Коткаручылар Татарстанда Ык елгасында югалган икенче балыкчыны эзләүне дәвам итә

0

Искәртеп үтәбез, ике ир-ат җомга көнне, 17 апрельдә, Татарстанның Минзәлә районында Ык елгасында балык тоткан вакытта югалган. Дусай-Кичү авылы янында эзләү барышында коткаручылар бер балыкчының мәетен тапкан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта водолазлар 64 мең квадрат метрдан артык мәйданда елганың төбен тикшергән, ә коткаручылар моторлы көймәдә 215 000 квадрат метрдан артык акваторияне күз уңыннан үткәргән. Эзләү вакытында югалган кешенең шәхси әйберләре (ишкәк, куртка, перчатка, чүәк) генә табылган.

«Әгәр кемдәдер нинди булса мәгълүмат бар икән, 112 номерына хәбәр итүләрен сорыйбыз», ‑ дип искәрттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса