2027 елга Татарстанда төзекләндерү өчен 178 объект тәкъдим ителгән
2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды. Кампаниянең башлануы турында Россия Президенты Владимир Путин «Служение» III Бөтенроссия муниципаль премиясен тапшыру тантанасында хәбәр итте.
Татарстанда тавыш бирүгә 178 җәмәгать урыны чыгарылган. Үз тавышыңны 12 июньгә кадәр порталда калдырырга мөмкин.
Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза. Узган ел тавыш бирүдә 416 357 кеше катнашкан.
Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, мондый инициативаларны хупларга кирәк, ә тавыш бирү реаль үзгәрешләр механизмына әверелде.
Аның сүзләренчә, узган ел проектта 1,6 меңнән артык муниципалитет катнашкан, ә онлайн-тавыш бирү 16,5 миллионнан артык кешене җәлеп иткән. Шулай ук ул искәрткәнчә, ел саен иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 25 млрд сумга якын акча бүлеп бирелә.
Быел тавыш бирү бер блокны – иҗтимагый киңлекләрне үз эченә ала. Халыкка парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар һәм скверларны сайларга тәкъдим итәләр. Барлыгы 178 объект тәкъдим ителгән – республиканың 45 муниципалитетының һәркайсында бер яки берничә объект.
