Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә Татарстанда бозлавык көтелүе турында кисәтте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкын 22 апрельдә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык көтелүе турында кисәттеләр.
Татарстанлыларга сак һәм ашыкмыйча гына хәрәкәт итәргә, бары тик тиешле урыннарда гына юл аркылы чыгарга киңәш ителә. Балаларны күз уңыннан ычкындырмаска, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итәргә кирәк.
Ашыгыч хәлләр килеп туганда 112 номерына шалтырату зарур.
