Удмуртиядә татар яшьләре «Чәк-чәк квиз»да ярышкан
Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге активистлары «Чәк-чәк квиз» уздырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акыл уены «Библиотөн-2026» чарасы кысаларында үткәрелгән һәм яшьләрне татар мәдәнияте белән таныштыруга, кызыксындыруга юнәлдерелгән.
Квизда өч команда катнаша, аларның һәрберсе беренче урын өчен актив көрәшә. Алар татар мәдәнияте турындагы белемнәрен күрсәтә, бер-берсенә Г. Тукай әсәрләрен яттан сөйли һәм татар җырларын башкара.
Нәтиҗәдә, «Су анасы» командасы җиңү яулаган, аның катнашучылары диплом һәм истәлекле призлар белән бүләкләнгән.
