Синоптиклар бүген Татарстанда бозлавык һәм көчле җил көтелүе турында кисәтте
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән, бигрәк тә көндезге сәгатьләрдә, кар, җепшек кар һәм яңгыр явачак.
Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, кайбер районнарда аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез температура +2..+7 градус тәшкил итәчәк.
Метеорологлар шулай ук иртән юлларның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин дип кисәтә.
