Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

Оренбургта Муса Җәлилгә багышланган яңа документаль фильмның премьерасы булды

0

Оренбургның «Космос» кинотеатрында «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм герой» документаль фильмының премьерасы булган. Оренбург өлкәсе өчен бу вакыйга аеруча мөһим, чөнки күренекле татар шагыйренең язмышы безнең як белән тыгыз бәйләнгән, дип хәбәр итә ВКонтакте социаль челтәрендәге «Оренбург татарлары» төркеме.

Картинаны Президент мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә Мәскәүнең «Созвездие» кинокомпаниясе әзерләгән. Фильмны режиссер, продюсер һәм проект җитәкчесе Алексей Егорычев үзе тәкъдим иткән.

Фильмы төшерү эшләре шагыйрь тормышында төп роль уйнаган урыннарда: аның туган ягы – Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында, Оренбургның үзендә, шулай ук Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә узган. Документаль фильм шагыйрьнең биографиясенә яңача карарга мөмкинлек бирә, аның шәхесенең масштабын һәм рухының ныклыгын ача.

Төбәкнең татар җәмәгатьчелеге өчен мондый проектлар милли хәтерне саклау һәм тарихи мираска хөрмәт күрсәтүнең мөһим коралы булып тора. Оренбург халкы картинаның беренче тамашачылары булды. Алга таба аны федераль телеканаллар эфирында күрсәтү планлаштырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса