Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Казанда 2026 ел ахырына Россиядәге иң зур тернәкләндерү үзәкләренең берсе ачыла

0

Агымдагы елда Казанда сәламәтлеге чикле затлар өчен илдәге иң зур тернәкләндерү үзәкләренең берсен төзеп бетерергә ниятлиләр. Биредә күз һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларга ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

3,8 мең квадрат метр мәйданлы сәламәтләндерү-тернәкләндерү үзәге гамәлдәге «Ярдәм» комплексының бер өлеше булачак. Аңа инде 2022 елда төзелгән күпфункцияле инклюзив «Дан» спорт комплексы һәм сукыр, ишетү сәләте бозылган кешеләрне тернәкләндерү, укыту үзәге керә.

«Дан» спорт үзәгенең 1200 квадрат метр мәйданлы ике катлы бинасында паралимпиячеләрне дә кертеп, көн саен 500 кеше 15 спорт төре: флорбол (коляскадагы хоккей), бочча, футбол, мини-футбол, волейбол һәм баскетбол буенча күнегүләр ясый.Тернәкләндерү үзәге шәхси хәйрия акчаларына сәламәтлеге чикле затларга уңайлы тормыш шартлары булдыру максатыннан «Игелекле Казан» шәһәр программасы кысаларында төзелә.

Бүгенге көнгә гомуми төзелеш эшләре тулысынча башкарылган. Тышкы һәм эчке инженер челтәрләре сузылган. Бинада эчке эшләр тәмамланган, инженер системаларының соңгы җайланмаларын урнаштыру һәм диварларны агарту, тигезләү эшләре башкарыла.

Белешмә. Казанда 86 меңнән артык (86 682) инвалид яши, шуларның 6492 се – балалар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса