Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Россия ислам институтында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды

0

Бүген, 24 апрельдә, Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды. Чарада катнашкан студентлар һәм хезмәткәрләр татар теленнән белемнәрен сынап карый алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2026 ел татар дөньясы өчен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе унберенче тапкыр уздырыла. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.

Диктант тексты өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәреннән өзекләр тәкъдим ителде. Аны Россия ислам институтында татар теле hәм милли мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Батыршина, ә КИУның Госман ибне Гаффан исемендеге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә текстны кафедра мөдире, доцент Венера Гарипова-Хәсәншина укыды.

Россия ислам институты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, катнашучыларны сәламләп, бу чара турында фикерен җиткерде. «Татарча диктант» акциясе – татар мәдәнияте һәм теле тарихындагы мөһим вакыйга гына түгел, ә безнең милләтне берләштерүнең матур символы. Бу чара татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү юнәлешендәге бердәмлекне күрсәтә. Татар телен саклау – безнең гомеребез буе дәвам итәсе мөһим бурыч. Әлеге акциянең уңышы безгә яңа көч бирсен, татар телен өйрәнергә һәм аны көндәлек тормышта киңрәк кулланырга өндәсен», – диде ректор.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса