Туйма елгасында су күтәрелеп, Алабугада шәһәр паркы яр буен су баскан
Туйма елгасында су күтәрелеп, Алабугада «Шишкин буалары» паркы яр буен өлешчә су баскан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
«Туйма елгасында су күтәрелү сәбәпле, Алабуга шәһәрендәге «Шишкин буалары» паркы яр буе территориясен өлешчә су баскан», – диелә хәбәрдә.
