Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәрбиләрен бүләкләү видеосын күрсәтте
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 9 Май алдыннан социаль челтәрләрдәге битендә батырлык күрсәткән Татарстан хәрбиләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү видеосын күрсәтте.
«Бөек Җиңү көне алдыннан алгы сызыктагы геройларыбызга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдык. Аларның батырлыгы һәм түземлеге – һәрберебез өчен үрнәк! Җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!» - дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы каналында.
«Хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен егетләребезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең кебек батырларыбыз булу – зур горурлык!» – дигән Рөстәм Миңнеханов.
Видео: max.ru/rustamminnikhanov
