«Металлург» ярымфинал сериясенең икенче матчында «Ак барс» командасын җиңде
«Металлург» хоккейчылары ярымфинал сериясенең икенче матчында «Ак барс» командасын җиңүгә иреште.
Магнитогорскидагы очрашу Урал командасы файдасына 4:2 исәбе белән тәмамланды.
«Металлург» составында Роман Канцеров (04:38, 5х4), Сергей Толчинский (31:40), Даниил Вовченко (33:49,5х4), Никита Михайлис (57:22) гол кертте.
«Ак Барс»ның беренче голын һөҗүмче Артем Галимов (5х4, 40:04), икенче алканы Александр Хмелевский (53:12) кертте.
Командалар арасындагы киләсе уен 29 апрельдә Казанда узачак.
