Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Новосибирск өлкәсендә татар традицияләре һәм һөнәрләре фестиваль-конкурсы узган

0

Новосибирск өлкәсендә «Гаилә байлыгы» татар традицияләре һәм һөнәрләре фестиваль-конкурсы узган. Чара татар халкының борынгы һөнәрләрен яңарту һәм милли мирасыбызны саклау максатыннан оештырылган. Бу хакта Новосибирск өлкәсе милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы хәбәр итте.

Новосибирск өлкәсе Татар мәдәнияте йортында татар традицияләре һәм һөнәрләре өлкә фестиваль-конкурсы гөрләп узды. Бинаның фойесында кунакларны кул осталарының иҗат җимешләреннән торган зур күргәзмә каршы алды. Биредә тамбурлы чигү белән бизәлгән милли киемнәр, агачтан юнып ясалган савыт-сабалар һәм татар орнаментлары төшерелгән сувенирлар тәкъдим ителде. Чара өлкәбезнең төрле почмакларыннан кул осталарын, җыр-биюгә оста булган милләттәшләребезне һәм татар мәдәниятен үз итүчеләрне бер мәйданчыкта җыйды, диелә хәбәрдә.

Фестиваль кунаклары өчен мастер-класслар үткәрелгән. Тәҗрибәле осталар теләге булган һәркемне балчык белән эшләргә, милли бизәкләр ясарга һәм чигү серләренә өйрәткән. Катнашучылар арасында яшьләр күп булуы аеруча сөенечле: бу традицияләрнең буыннан-буынга күчүен исбатлый.

Осталык дәресләреннән соң фестивальнең тантаналы концерт программасы башланган. Сәхнә түреннән татар халык җырлары яңгыраган, дәртле биюләр башкарылган.

Бу чара – һөнәрчеләр өчен үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданы гына түгел, ә халыкны берләштерүче зур бәйрәм булды. Мондый очрашулар безне берләштерә, үз тамырларыбызны барларга ярдәм итә, дип билгеләп үткән чараны оештыручылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса