Чабаксар шәһәренең «Болгар» Җәмигъ мәчетендә хәйрия акциясе узды
Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтенең Чабаксар шәһәрендәге «Болгар» Җәмигъ мәчетенең күпфункцияле залында җылы һәм бик мөһим акция узды.
«Кичә монда эш кайнап тора иде: хөрмәтле мөселман хатын-кызларыбыз, төрле яшьтәге мәхәллә хатын-кызлары уртак изге эш хакына берләшкәннәр», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Хатын-кызлар махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрү өчен өй токмачы ясау белән шөгыльләнгәннәр. Бу азык-төлек продукты гына түгел, ул – өй җылысы, аналар кайгыртуы һәм һәр эшләнмәгә салынган ихлас дога кисәге, диелә хәбәрдә.
Токмач ясау һәм маскировка челтәрләре үрү буенча мондый акцияләр Чувашиянең күп кенә мәчетләрендә уза.
