ФЕСТИВАЛЬ СТАРТ АЛА
Тиздән республикабыз шәһәр-районнарында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның “Туым җондозы” Бөтенроссия фестивале старт ала.
Инде алдан хәбәр итүебезчә, сайлап алутурлары Казанда һәм республикабызның дүрт районында узачак. Эстафетаны Кукмара районы башлап җибәрәчәк. Биредә 16 декабрьдә Теләче, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Менделеев, Алабуга районнарыннан килгән яшь җырчыларны көтәләр. 17 декабрь көнне Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында районның авылларыннан җыелган яшьләр һәм балалар үзара көч сынашачак. 18 декабрьдә конкурста Лаеш,Әлмәт, Түбән Кама, Алексеевск районыннан катнашучыларны Чистайда көтәләр. Эстафета Зәй шәһәрендэ тәмамланачак. Биредә Тукай, Сарман, Мөслим районыннан һәм Чаллы шәһәреннән килүчеләрне көтәләр. Һәм, әлбәттә инде, югарыда аталган районнардан катнашучылар «уз өйләрендә» чыгыш ясаячаклар, һәм аларга, кунакларны кабул итуче як та буларак, аерата зур җаваплылык өстәлә. Фестивальнең Гала-концерты 24 январьда Казан шәһәренең “Яшьләр Үзәгендә” узачак.