Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Гала
Гал
Апрель
2022

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Камал театры каршысында узачак

0
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел Камал театры каршысында узачак

Быелгы акция дә, һәр елдагыча, Бауман урамында узачак дип көтелгән иде.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быел үткәрү урыны үзгәрә. Акция Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы каршында узачак.

«Метро янында уздырырга ярамый дигән яңа таләпләр барлыкка килгән. Ул очракта я метроны ябарга, я бөтенләй үткәрмәскә кирәк булып чыга. Шуңа күрә Камал театры каршындагы мәйданны сайладык», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең алып баручысы Ләйлә Лерон.

Аның әйтүенчә, акция, гомумән, төрле җирдә уздырылган булган. «Башта Университет урамында, аннан соң Бауман урамының төрле урыннарында үткәрелгән. Хәзер яңа мәйданчык сайларга булдык, чөнки кеше елдан-ел арта. Камал театры каршында кеше күбрәк сыя. Халыкны җыеп булырмы – карарбыз», - диде ул.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе быел берничә чарадан тора дип язган идек. Акция кысасында «Qazan Quest» квест-уены узачак, «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылачак, яшь татар шагыйрьләре һәм җанлы музыка конкурсы булачак. Акция 23 апрельдә Чаллы шәһәрендә дә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатьтә кадәр Чаллы театры бинасында үтәчәк.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә быел өстенлек яшь талантлы музыкантларга гына түгел, ә шагыйрьләргә дә биреләчәк. Моның өчен яшь татар авторлары арасында шигъри конкурс игълан ителгән. Җиңүчеләрнең исемнәре 26 апрельдә билгеле булачак. Алар «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты вакытында шигырьләрен сөйләячәк

Казандагы гала-концерт 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә булачак. Гала-концертны Илгиз Шәйхразиев һәм Ләйлә Лерон алып бара. «Концерт программасы җанлы татар музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышлана. Сәхнәдә Gauga, ОММАЖ, noor, URTIC, TatCultLab төркемнәре, TatKidLab, Shanu, Ике яр, Мингазов һ.б. чыгыш ясаячак. Концертның махсус кунаклары - режиссер Байбулат Батулла һәм музыкант Ислам Вәлиев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Павлюченкова и Потапова не смогли выйти в финал турнира WTA в Мадриде в парном разряде






Без кислорода. Софии нужен откашливатель, чтобы снова дышать

Врачи-дерматовенерологи предупреждают об активизации клещей в Подмосковье

Эвелина Бледанс: «У меня было три пышные свадьбы, и каждая из них - уникальная»

Новый беговой сезон Суперлиги Подмосковья откроет Коломенский полумарафон