Җырчы Гөлназ Закирова: «Кайбер авторлар әтинең җырларын «урлап» куллана»
«Бу постны языр алдыннан озак уйладым. Чөнки татар эстрадасындагы конфликтлар, гайбәтләрдән читтә торырга тырышам. Сүз минем әтием, Илгиз Закиров иҗат иткән җыр көйләре турында барачак. Соңгы арада еш кына аның музыкасын башка авторлар актив куллана башлады. Я тулаем куплет, я тулаем кушымта «урлана». Бөтен җырлар турында язмыйм, 1-2 тапкыр җырланып онытылганнары, үзләре өчен генә иҗат ителгән җырлар күздә тотылмый. Сүз танылып, халык күңелләренә кергәннәре турында бара… Алар турында инде ишетмәдем, күрмәдем дип әйтеп булмый бит! Читать дальше...