Ханты-Мансийск мөфтие Таһир Саматов «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Мансийск автоном төбәк мөфтие ТаҺир хәзрәт Саматовка ике мөфтиятнең күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Быел мөфти Таһир хәзрәт 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аларның 28 елын ул ХМАО мөселманнары нәзарәтере белән җитәкчелек итүгә багышлый.