Хокук тәртибен бозуга киртә куярга
Биектау районы прокуроры Минакдас Шәрәпов узган 2014 елга беренче нәтиҗәләрне ясады
– Минакдас Әхтәмович, Яңа ел алдыннан узган чорга йомгак ясау гадәтләнелгән. Районда законлылыкның үтәлүен тәэмин итү өчен прокуратура 2014 елда үз алдына нинди төп максат куйган иде?
– Прокуратураның төп тырышлыгы дәүләт һәм җәмәгать мәнфәгатьләрен саклауга, гражданнарның, юридик затларның үтәл-мәгән хокукларын торгызуга, районда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, җинаятьләр һәм хокук тәртибе бозуларга киртә куюга юнәлтелде. Иң мөһим юнәлеш гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау, балигъ булмаганнарның хокуклары үтә-лүне күзәтү булды һәм шулай булып кала да. Гражданнарның хезмәт хокукларын үтәүне күзәтү активлаштырылды, дәүләт власте, контроль, башка вәкаләтле ведомстволар белән үзара ярдәмләшеп эшләү ныгыды.
Гражданнарның коммуналь хезмәтләр белән өзлексез һәм сыйфатлы тәэмин ителү хокукының үтәлүе турындагы законнарның тормышка ашырылуына контрольлек итү дә өстенлекле юнәлеш булып тора. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт күрсәтүче барлык оешмаларда да тикшерүләр уздырылды. Җирдән максатлы файдалану турындагы законның тормышка ашырылуы һәрчак игътибар үзәгендә булды. Коррупциягә каршы тору турындагы законның үтәлүенә контроль көчәйтелде.
– Хәзер Пенсия фондына бурычлары күп булучылар турында еш әйтелә. Андыйлар безнең районда бармы, булса, аларга карата прокуратура нинди чаралар күрә?
– Пенсия һәм салым законнары өлкәсендә җинаятьләргә һәм хокук тәртибе бозуларга каршы көрәш мәсьәләләре буенча ведомстволарның ярдәмләшеп эшләвен ныгыту максатында ведомствоара эш төркеменең нәтиҗәле эшләве җайга салынды. Утырышларга салым һәм Пенсия фондына бурычлары булган 34 оешма һәм предприятие җитәкчеләре чакырылды. Прокуратураның, принципиаль позициядә торып, җитди чаралар күрүе нәтиҗәсендә 2014 елның март азагына дәүләт бюджетына физик затлар кеременә салым буенча озак түләнмәгән 35 млн. бурыч түләтелде. Шуларның 24 млн. сумы Биектау муниципаль районы бюджетына керде.
– Минакдас Әхтәмович, энергия ресурсларыннан файдаланган өчен түләү мәсьәләләренә карата прокуратура нинди мөнәсәбәттә?
– Иң актив мөнәсәбәттә. Чөнки халыкның коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 2014 елның 1 октябренә 25642898 сум 19 тиен тәшкил итте. Бу бурыч халыкның торак-коммуналь хезмәт-ләргә түләмәве аркасында барлыкка килгән. Коммуналь хезмәтләр өчен халыктан бурычны түләттерү буенча тиешле нәтиҗәлелек белән эшләмәгәнгә “Вавилон-Жилсервис” җаваплылыгы чикле ширкәте директорына кисәтү кертелде. Моннан тыш, торак хуҗалары ширкәте идарәләренең сигез рәисенә карата шундый ук фактлар буенча тәкъдимнәр юлланды.
Район прокуратурасы торак-коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләү мәсьәләләре буенча ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, идарә итүче компанияләр һәм торак хуҗалары ширкәте вәкилләре белән атна саен киңәшмәләр уздыра. Бер үк вакытта бурычларын явыз ният белән түләмәүчеләр эшли торган предприятие җитәкчеләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Район прокуратурасы тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2014 елның 1 сентябреннән хәзерге вакытка кадәр бурычлылардан 730032 сум акча түләттерелде. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә. Уртак тырышлык белән җылыту сезоны башланыр алдыннан хаталардан котылып калырга мөмкин булды. Аны тоткарлауга юл куймас өчен прокуратура, аерым алганда, “Авангард” торак хуҗалары ширкәтен күп квартиралы йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтергә мәҗбүр итүне суд аша таләп итте. Моннан тыш, прокурор дәгъвасы буенча суд “Зима” торак хуҗалары ширкәтен капиталь ремонт фондын булдыру һәм Биектау авылының Мичурин урамындагы күп квартиралы йортларда капиталь ремонт уздыруны оештыру турында килешү төзергә мәҗбүр итте.
– Хезмәт хакын үз вакытында түләү турында хезмәт законнарын үтәмәүче җитәкче-ләргә карата район прокуратурасы нинди чаралар күрә?
– Агымдагы елда эш бирүчеләрдән хезмәт хакы буенча барлыгы 3 млн. сумлык бурычны алу турында судка 347 гариза бирелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт хакын түләмәүнең һәр очрагы буенча район прокуратурасы предприятие җитәкчеләренә карата административ эш кузгатты.
– Хуҗалык кенәгәсендәге ялган күчермә нигезендә бирелгән җир участокларын муниципаль милеккә кайтару буенча нинди эш алып барыла?
– Район прокуратурасы судка 48 дәгъва юллады һәм бүгенге көндә 27 млн. сумлык 37 җир участогы муниципаль район милкенә кайтарылды. Быел җирдән файдалану өлкәсендәге тикшерү нәтиҗәләре буенча 50 дән артык тәртип бозу ачыкланды, аларны бетерү өчен прокурор тарафыннан үз вакытында чаралар күрелде. Мәсәлән, җир участокларын үз белдекләре белән алу факты буенча “МегаФон” ачык акционерлык җәмгыяте, РОСТО ДОСААФ, шәхси эшмәкәр И.Г.Нуриевка карата өч административ эш кузгатылды. Коркачык авылы янында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдә табигый таш чыгарган “Карьероуправление-плюс” ябык акционерлык җәмгыятенә карата авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларыннан тиешле максатта файдаланмау сәбәпле ике административ эш кузгатылды.
Федераль бюджеттан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан акча бүлеп биргәндә бюджет законнарының үтәлешенә контроль көчәйтелде.
– Муниципаль норматив хокукый актларның законлылыгын күзәтү буенча да прокурорның бурычы шактый мөһим булып тора. Әлеге өлкәдә районда ниләр эшләнә?
– Без бердәм хокукый киңлекне тәэмин итү, җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын федераль һәм республика законнарына туры китерү буенча да күп эшләр уздырабыз. Чаралар күрелүгә дә карамастан, коррупциягә кагылышы булган норматив-хокукый актларны кабул итәргә маташулар дәвам итә. Агымдагы елда Биектау районы прокуратурасы 50дән артык шундый актны ачыклады, ә кайбер очракларда аларны кабул итүгә юл куелмады.
– Хокукый актларның законлылыгын күзәтү коррупциягә каршы көрәшнең бер төре дип карала. Районда шушындый юнәлештәге ничә җинаять ачыкланды?
– Җир участоклары, бюджет акчаларын бирү турындагы законсыз һәр хокукый акт, хуҗалык итүче аерым субъектка аны хуҗалык итүче башка субъектларга караганда өстенлекле хәлгә куя торган ташламаларны нигезсез бирү файда китерү яки башка төрле кызыксыну максаты белән конкрет кешеләрнең мәнфә-гатьләрен яклау дип кабул ителә.
2014 нче елда район прокуратурасы миграция турындагы законны 33 бозу очрагы ачыклады. Тикшерүләр нәтиҗәсе закон таләпләре эш бирүчеләр тарафыннан да, чит ил гражданнарын исәпкә куйганда, торак хуҗалары тарафыннан да тиешенчә үтәлмәгәнлеген күрсәтә.
Агымдагы елда район прокуратурасы тәкъдиме белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге чит ил гражданнарын Россия Федерациясендәге торакка фиктив исәпкә куйган өчен, бер хатын-кызга карата җинаять эше кузгатты. Гаепләнүче суд карары белән 70 мең сумга җинаять җаваплылыгына тартылды. Бу эш Җинаятьләр кодексының яңа статьясы буенча Россиядә кузгатылган беренче эш булды.
Моннан тыш, район прокуроры дәгъвасы буенча, бу хатын-кызның торагында фиктив рәвештә теркәлгән 27 чит ил гражданы яшәп тору урыныннан теркәлүдән төшерелде.
Район прокуратурасы шулай ук эш бирүчеләрнең, чит дәүләт гражданнарын хезмәткә җәлеп иткәндә, миграция законнарын бозу фактларын ачыклады. Гаеплеләр җавапка тартылды.
– Безнең районда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору эше ничек оештырылган?
– Биектау үзәк хастаханәсендә диспансер исә-бендә “наркомания” диагнозы белән – 42 кеше, профилактик күзәтү астында 96 кеше тора. Быел бер кешегә “наркомания” диагонозы куелды, профилактик исәпкә алынганнар – 14. Исәптә шулкадәр кеше торуга карамастан, полиция хезмәткәрләре 2014 нче елның беренче яртыеллыгында наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле бер хокук бозу да ачыкланмаган. Район прокуратурасы наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы кө-рәшне активлаштыру мәсьәләләре буенча өч яклы килешү төзергә тәкъдим итте. Шуның нәтиҗәсе буларак, полиция хезмәткәрләренең наркотик кулланучыларны һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өлкә-сендә административ хокук бозуларны ачыклау буенча эшчәнлекләре активлашты. Агымдагы елның өченче кварталында полиция хезмәткәрләре табиб кушмаган килеш наркотик матдәләр кулланган өчен, административ хокук бозу турында 6 беркетмә төзеде.
Прокуратураның наркология кабинетында исәптә торган һәм, төрле сәбәп-ләргә таянып, исәптән төшерелгән кешеләрне тикшерүе шуны күрсәтте: алар белән профилактик эш бөтенләй алып барылмый диярлек, наркотик кулланучыларга чынлыкта контроль юк. Прокуратура “Наркотикларсыз тормыш” акциясендә актив катнаша. Полиция бүлеге, район хастаханәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе катнашында, мәгариф учреждениеләренең урта һәм өлкән сыйныф укучылары белән, шулай ук аларның әти-әниләре белән наркотик матдәләрне куллануны булдырмау мәсьәләләре буенча 6 очрашу оештырылды.
– Яшүсмерләр җинаятьчелеген булдырмау буенча район прокуратурасы нинди чаралар күрә?
– Беренчедән, прокурор каршында ай саен балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча эш төркемнәре җыела. Анда әлеге өлкәдәге аеруча актуаль, көн кадагындагы сораулар буенча фикер алышулар була, профилактика системасы органнары җитәкчеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүматы тыңлана. Район прокуратурасы тикшерүләре мәгариф учреждениеләренә якын урыннарда тәмәке продукциясен сату фактларын ачыклады. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.
Тикшерүләр барышында шулай ук кибетчеләрнең алкогольле продукцияне балигъ булмаганнарга сатуының 4 очрагы билгеле булды. Һәр очракта да административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
– Әгәр прокуратурага мөрәҗәгатьләрне гомумән алып карасак, узган ел белән чагыштырганда, шикаять-ләрнең темасында үзгәрешләр бармы?
– Гариза бирүчеләрнең таләпләре нигезле дип танылган мөрәҗәгатьләрне анализлаудан кү-ренгәнчә, хезмәт, җир, ТКХ законнарын бозу, хокук саклау органнары хезмәткәрләр эшчәнлегендәге җинаятьләр турындагы хәбәрләрне, кабул иткәндә, теркәгәндә һәм карап тикшергәндә хокук бозу фактлары булгалап тора. Агымдагы елда район прокуратурасына барлыгы 517 мөрәҗәгать керде, шуларның 433 е прокуратурада хәл ителде, 110 ы, ягъни 25 проценты канәгать-ләндерелде. Калган мөрәҗәгатьләр, карап тикшерү өчен, башка ведомстволарга җибәрелде.
Законнарның үтәлеше һәм хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек итү мәсьәләләре буенча кергән 337 мө-рәҗәгатьнең иң күп өлеше хезмәт законнары бозылуга (56 ның 30 ы канәгатьләндерелде), җир законнары (57нең 8е канәгатьләндерелде), башкару производствосы турындагы законнар (37нең 1 се канәгатьләндерелде), ТКХ өлкәсендәге законнар бозылуга (36ның 12се канәгатьләндерелде) туры килә.
Җинаять турындагы хәбәрне кабул итү, теркәү һәм карау вакытында дознавательнең, беренчел сорау алу органының гамәлләренә һәм карарларына карата 72 мөрәҗәгать керде, шуларның 26сы канәгатьләндерелде. Тикшерү һәм беренчел сорау алу мәсьәләләре буенча кергән 24 шикаятьнең 2се канәгатьләндерелде.
– Белгәнебезчә, прокуратура дәүләт мәнфә-гатьләренең генә тү-гел, һәрбер гражданинның да мәнфәгатьләре сагында тора. Хезмәт-кәрләр мөрәҗәгать иткән кешеләрнең ышанычын аклыймы?
– Халыкның прокурорга ышанычы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирүче критерийларының берсе – гражданнарның активлыгы, аларның үз хокукларын якларга әзер торуы һәм омтылышы. Нәкъ менә безгә – прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр санының һаман артып торуы да шуны дәлилли.
Гражданнарның, юридик затлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре үзләренең гаризаларына игътибарлы булуыбызны, без күргән чараларның нәтиҗәле булуын көтә. Хәзерге вакытта прокуратура хезмәткәрләре инициативасы, алдынгы технологияләр кертү һәм җәелдерү аркасында, прокуратура һәм халыкның мөнәсәбәтләре яңа яссылыкка күчә бара. Прокуратураның рәсми сайтларына кереп, өйдән чыкмыйча гына, хокукларың һәм законлы мән-фәгатьләрең бозылу турында гариза бирү мөмкинлеге белән бүген инде беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Мө-рәҗәгатьне бирү процедурасы гадиләште, гражданнарның прокурорга мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре артты һәм, табигый ки, гаризалар саны да артты.
Гражданнардан закон нормаларын аңлатуны, теге яки бу гамәлләргә закон күзлегеннән карап бәя бирүне сораган мөрәҗәгатьләр дә керә.
– Безнең әңгәмә Яңа ел алдына туры килде. Минакдас Әхтәмович, шушы уңайдан укучыларыбызга нинди теләк-ләр җиткерерсез икән?
– Хөрмәтле биектаулылар! Без сезнең белән 2015 нче ел бусагасында торабыз. Бик тиздән хәзерге заманнан килә-чәк заманга аяк басарбыз. Узып баручы елда безгә проблемалар белән йөзгә-йөз очрашырга, җитди сынаулар узарга туры килде. Шул ук вакытта шактый гына уңышларга да ирештек, районыбыз яхшырак, баерак, уңайлыракка әверелде.
Икътисадта, кешеләрнең тормышын яхшыртуда, аларның иминлеген тәэмин итүдә әле күп эшләр башкарасы бар. Һәрберебез шуны аңларга тиеш: яхшы тормыш үзеннән-үзе килми, ниятләреңне һичшиксез тормышка ашыру өчен тырышып эшләргә кирәк. Безнең казанышлардан районыбызның, Ватаныбызның язмышы төзелә. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим! Һәрбер йортта шатлык-сөенечләр күп булсын, гаиләләрдә татулык һәм муллык өстенлек итсен!
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сезне дә Яңа ел һәм ел башына туры килүче Прокуратура көне белән котлыйм.