Киләсе елда балалар бакчаларына түләүләр ничек булыр?
Балаларын бакчага йөрткән әти—әниләр киләсе елда түләүләр күпмегә арта икән, дип кызыксына. Сорауны ачыклау максатыннан район мәгариф идарәсенең баш хисапчысы Розалия Сафиуллина белән сөйләштек. – Татарстан Республикасының финанс министрлыгыннан балалар бакчаларына түләүләр 12 процентка артачак, дигән хат килде. Тулаем 12 процентка артырмы ул, әллә арту түләүнең кайбер өлешләренә генә (ашау һ.б.) кагылырмы – төгәл әйтә [...]