Аксубайда урман белгечләре катнашында узган волейбол ярышлары җиңүчеләре ачыкланды
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган волейбол ярышлары узды. Турнирда Татарстан «Аксубай урманчылыгы» һәм участок урманчылыклары хезмәткәрләре катнашты. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Аксубай участок урманчылыгы командасы алды. 2 нче урында — Чабаксар участогы җыелма командасы, 3 нче урында — «Аксубай урманчылыгы». Читать дальше...