Рөстәм Миңнеханов Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда кыйммәтле документларны саклау, архив документларын цифрлаштыру һ.б. өлкәләрдә Федераль архив агентлыгы белән мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Шулай ук тарихи кыйммәткә ия документларны (шул исәптән төбәк өчен мөһим дата ... Читать дальше...