Марат Әхмәтов мәчетләр каршындагы татар теле курсларының санын арттырырга кушты
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумының күчмә утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ТР мәчетләре каршындагы татар теле курсларының санын арттырырга кушты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Марат Әхмәтов Татарстан мәчетләре каршындагы татар теле курсларының санын арттыру эшендә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. «Диния нәзарәтенең мәчетләр каршында татар теле курсларын оештыруы бик ошый. Читать дальше...