Россия Президенты: Без ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәбез
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Россия төбәкләре ислам илләре һәм оешмалары вәкилләре белән актив хезмәттәшлек итә һәм бу дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә актив өлеш кертә. Россия Хакимияте бу тенденцияне сакларга һәм гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга ниятли. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат чарасы вакытында сөйләде. «Төбәкләр һәрвакыт илнең Тышкы эшләр министрлыгы тырышлыгына сизелерлек өлеш кертә. Гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләр тулаем Россия өчен дә традициягә әверелгән. Читать дальше...