Сардана Авксентьева: Россия өчен Татарстанның роле бик зур һәм әһәмиятле
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Якутск шәһәренең элекке мэры һәм «Яңа кешеләр» партиясеннән Дәүләт Думасына кандидат Сардана Авксентьева эш сәфәре белән Казанга килде. Сайлау программасын төзү өчен Авксентьева үз эшен Россия буенча сәфәрләрдән башлады һәм партиянең төбәк бүлекчәсендә активистлар белән очрашты. Сардана Авксентьеваны халык мэры дип атыйлар. Сайлаулардан соң ул үзенең инаугурациясеннән, чит илләргә кыйммәтле командировкалардан баш тартты, шәһәр администрациясе карамагында булган кыйммәтле машиналарны сатты. Читать дальше...