Габдулла Тукай әдәби музее 35 еллык юбилее уңаеннан бәйрәмгә чакыра
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә, Габдулла Тукай әдәби музее ачылуга 35 ел тулу уңаеннан музей бинасы тарихы турында сөйләшү һәм «Тукайның әдәби музее: кичә, бүген, иртәгә» дигән очрашу үтәчәк. Бу хакта музей мөдире Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте. 10.00 сәгатьтә «Шамил йорты һәм гаилә тарихы» экскурсиясендә кунаклар Иске Татар бистәсендә урнашкан музей йорты тарихы белән таныша, йортның беренче хуҗалары Шамил һәм Казан сәүдәгәрләре Аппаковлар нәселе турында мәгълүмат тыңлый. Читать дальше...