«8 мартка сюрприз»: Күп катлы йорттагы фатирга ат алып кайткан ир-ат видеога эләккән
5 мартта Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәрендә яшәүче ир-ат сөйгәнен котларга дип күп катлы йорттагы фатирына ат алып килгән. Хәзер аңа вак хулиганлык өчен арест билгеләгәннәр, аны бер тәүлеккә сак астына алганнар. Бу турыда РЕН ТВ төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Читать дальше...