Чувашиянең Козловка мәчете төзелешенә шәһәрнең побы Иоанн акчалата ярдәм күрсәткән
(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Чувашия Республикасы Козловка чиркәвенең өлкән побы Иоанн атакай Козловка шәһәрендә мәчет салу урынын барып караган һәм мөселманнарга төзелеш өчен ун мең сум тапшырган. «Өлкән поп Козловка шәһәре мөселманнарын Корбан гаете бәйрәме белән котлады һәм мәчет төзелешендә үз өлешен кертте. Мәчет — Аллаһы Тәгалә гыйбадәтханәсе. Башка конфессияләргә карата ихтирам белән карарга кирәк. Безнең республика җирләрендә төрле халыклар һәрвакыт дус булды... Читать дальше...