Россия Саклану министрлыгы Украинада срочниклар булу фактларын ачыклады
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы Россия Кораллы көчләре частьларында срочниклар булу фактлары ачыкланган. «Мондый хәрбиләрнең барысы да диярлек Россия территориясенә чыгарылган инде», — диде РФ Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Ул ачыклаганча, тыл тәэмин итү бурычларын үтәгән бүлекчәләрнең берсенә милли батальонның диверсион төркеме һөҗүм иткән, һәм берничә хәрби хезмәткәр, шул исәптән срочниклар кулга алынган. Читать дальше...