Татарстанда коронавирустан прививканы кайда ясатып була?
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы искәрткәнчә, барыбызны да инфекциядән коллектив иммунитет саклый ала — моның өчен прививка ясатырга кирәк. Поликлиникалардагы вакцинацияләүнең стационар пунктларыннан тыш, Татарстанның зур шәһәрләрендә мобиль прививка бригадалары эшли. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш. Теге яки бу вакцинаның булуын вакцинация пунктында белешергә кирәк. Моннан тыш, хәзер вакцинация пунктларында гриппка каршы прививка ясатырга була. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә. Читать дальше...