(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин сүзләренчә, республикада үтерүләр саны кими бара. «Узган елда үтерүләр саны 25 процентка кимегән», — диде ул алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утызынчы утырышында ясаган чыгышында. 2020 елда 252 үтерү теркәлгән булса, 2021 елда үтерү белән бәйле 209 җинаять билгеле. Республикада тулаем җинаятьчелек дәрәҗәсе 4 процентка диярлек кимегән. Талаулар саны 814 тән 618 кә калган, һөҗүм итүләр, янап акча алулар да кимегән. Читать дальше...