Су буенда шашлык ясаганда канализация коесына егылган хатын торба эченнән агып киткән
Чиләбе өлкәсендә бер хатын канализация коесына егылып төшеп һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Узган шимбәдә 45 яшьлек хатын иптәшләре белән Миасс елгасындагы Куян утравына ял итәргә килә. Алар елга буенда шашлык ясыйлар, ял итәләр. Миасс елгасы буендагы коллектор каплап кына куелган була. Хатын-кыз «куаклар арасына гына барып киләм», — дип китә һәм әйләнеп килми. Ул югалгач, иптәшләре кичке тугызлар тирәсендә чаң суга башлый. Алар ачык коены күрәләр. Аның янында каплавыч материал ята. Читать дальше...