Гөлназ Сәфәрова «Барс Медиа»ның элекке бинасына килгән: «Минем елыйсым килә...»
Гөлназ Сәфәрова элек «Барс Медиа» компаниясе урнашкан бинага, тавыш яздырту өчен Адель Хуҗин студиясенә килгән. Әлеге таныш юллар, яшьлек еллары узган бина алып баручының күңелендә бик моңсу хатирәләр уяткан.
«Студиягә килдем. Инде 3 ел килгәнем юк иде. Бу бинаны күргәч, минем елыйсым килә… Кем белә, шул аңлыйдыр… Искиткеч куәтле «Барс Медиа» компаниясе бинасы. Биредә минем яшьлегем узды.
17 яшендә Гөлназ Сәфәрова исемле кызчык монда эшләргә килде. «Татар Радиосы»нда көн-төн эшләүләр, туры эфирлар, монда йоклап калулар, беренче концертлар, беренче «Татар Җыры».
«Татар Радиосы» тәрәзәсе. Күпме эфир узды монда. Кич белән, эфир беткәч, свиданиегә чыгулар. Шушы бинадан машинам өстенә кар төшеп, түбәсен изгән иде.
Шушы компания мине Сәфәрова буларак танытты. Мин аңа мең рәхмәтле.
Ә ни өчен елыйсым киләме? Чөнки бу бинада «Барс Медиа»да, җитәкчелек тә, «Татар Радиосы» да юк инде. Бары яшьлек истәлекләре генә калды. Барысы да бер көн кебек үтте дә китте.
Шул еллардан бергә эшләгән Адель дустым гына калды монда.
Барысы да үтсә дә, алар минем белән. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. Айдан әйтмешли, флэшбек тоттым. Хатирәләргә бирелдем. Минем андый хисләр сирәк була. Таныш юллар буйлап барам, елыйм… «Барс Медиа» – ван лав», – дип язган Гөлназ.
Гөлназ Сәфәрованың «Татар Радиосы»ннын китүе хакында язган идек:
- Гөлназ Сәфәрова «Татар Радиосы»ннан киткән: «Интригаларга катышым булуын теләмим...»
Бу темага:
- «Әлегә тапшырулар һәм туры эфирлар юк»: «Татар радиосы»ндагы сәер хәлләр
- «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» каналына директор итеп Радик Артемьев куелган
-
Марат Гәрәев хуҗа булып кайта: «Татар радиосы» һәм ТМТВ каналының оештыручылары үзгәргән